Тормыш корабында көзге сәяхәт (18+)
1 октябрь көнне 17 нче санлы китапханәдә өлкән буын көненә багышланган «Тормыш корабында көзге сәяхәт» дигән бәйрәм узды. Чарада күп еллар китапханәгә йөрүчеләр катнашты. Китапханәчеләр кунакларга китапханә белән актив һәм күпьеллык хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт сүзләре әйтте, иң яхшы китап укучылар бүләкләнде. Бәйрәмнең төп өлеше икенче икмәк – бәрәңгегә багышланган иде. Кунаклар алып баручының әңгәмәсеннән Русьтә әлеге яшелчә барлыкка килүе турында күп кызыклы хәбәрләр белделәр, шигырьләр тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр. Очрашуда катнашучылар «Пешкән бәрәңге», «Иң озын кабык», «Бәрәңге өстендәге патша кызы », «Тәмле, файдалы…» бәйгеләрендә үз көчләрен сынап карадылар. Уеннар музыка өлешенә күчте, кунаклар бәрәңге турында җырларны искә төшерделәр, тормыш киңәшләре һәм кулинар рецептлары белән бүлештеләр. Чара ахырында китапханә хезмәткәре амигуруми техникасында йомшак уенчыклар, яшелчәләр бәйләү буенча мастер-класс күрсәтте. Бәйрәм кешеләргә шатлык һәм күтәренке кәеф бүләк итте. |