«Шәвәли маҗаралары» конкурсына нәтиҗә ясалды (0+)
16
Ноябрь 2018
Җомга
15нче ноябрь көнне 12нче санлы туган якны һәм татар әдәбиятын өйрәнү китапханәсендә танылган шагыйрь Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан оештырылган «Шәвәли маҗаралары» конкурсын йомгаклау кичәсе узды. Конкурс ике номинациядә үтте: «Тылсымлы карандашлар» (Шәүкәт Галиев шигырьләренә иллюстрация), «Шигъри гөләндәм» ( шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп, видеога төшереп җибәрү). Конкурста 42 балалар бакчасыннан һәм 16 мәктәп – гимназияләрдән 182 бала катнашты. Балаларга дипломнарны Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Чаллы язучылар берлеге рәисе, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире язучы Факил Сафин һәм Рәсәй язучылары берлеге, Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы, танылган прозаик Марс Ягудин тапшырды. |