«Әкияттә хикмәт бар» шәһәркүләм видеоинсценировкалар конкурсы (6+)
24
Апрель 2018
Сишәмбе
Яр Чаллы китапханәләр системасының 12 нче санлы татар китапханәсе 17 нче гыйнвардан 12 нче апрельгә кадәр «Әкияттә хикмәт бар» шәһәркүләм инсценировкалар видеоконкурсы үткәрде. Бәйге балаларда татар әдәбиятына карата мәхәббәт тәрбияләү, татар теленең дәрәҗәсен арттыру максатыннан оештырылган иде. Бәйгедә барлыгы 18 балалар бакчасыннан 164 бала, 7 мәктәптән 59 укучы катнашты. Белешмәләр өчен тел: 35-33-86. |