Китапханәдә Яңа ел бәйрәме (6+)
21
Декабрь 2017
Пәнҗешәмбе
21 нче декабрьдә китапханәдә «Яңа елның йолдызлары яна» дип исемләнгән театральләштерелгән Яңа ел бәйрәме узды. Әлеге чарада китапханә хезмәткәрләре әкият геройлары – Убырлы карчык һәм Кар кызына әверелделәр. Балалар “Кар кызы белән әйлән-бәйлән” конкурсында катнаштылар, Убырлы карчык белән “Чыршыда нәрсә үсә” һ.б. уеннар уйнадылар. Җиңүчеләр баллы призлар белән бүләкләнде. |