Әдәби кичә «Шәфкатьле булыйк, кешеләр» (18+)
8
Декабрь 2017
Җомга
7 нче декабрь көнне 3 нче санлы китапханәдә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан «Шәфкатьле булыйк, кешеләр» дип аталган әдәби кичә үткәрелде. Әлеге чараны тормышта хәвефле хәлләргә юлыгып, аңа бирешмичә, сыгылмыйча, яшәү өчен көрәшкән язучыларыбыз: Б. Полевой, Н. Островский, Ф. Яруллин, Г. Сәгыйров, Х. Камалов тормышына һәм иҗатына багышланган күзәтү белән китапханәче башлап җибәрде. Кичәне 15 нче бистәнең ветераннар советы рәисе Латыпова Әлфия Харисовна чыгышы дәвам итте. Килгән кунаклар төрле бәйге-уеннарда теләп катнашты, баянчы Сәгыйть Шәйхетдиновка ияреп җырлар башкарды, рәхәтләнеп биеде. Кичә бик җылы мөхиттә, чәй өстәле янында дәвам итте.
|