Әнинең йөрәк җылысы (6+)
23
Ноябрь 2017
Пәнҗешәмбе
22 нче ноябрьдә 1 нче китапханә «Вдохновение» клубында «Әнинең йөрәк җылысы» исемле бәйрәм үткәрде. Әниләр көне – иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Бәйрәм китапханәчеләрнең котлавы белән башланды. 4 нче балалар бакчасыннан килгән балалар килгән кунакларга үзләренең матур җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмдә шулай ук 50-70 нче еллардагы җырлар яңгырады, кунаклар төрле конкурсларда һәм викториналарда актив катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды. |