Кечкенәләрнең зур хокуклары (6+)
22
Ноябрь 2017
Чәршәмбе
22 нче ноябрь көнне 17 нче балалар китапханәсендә «Кечкенәләрнең зур хокуклары» дип аталган хокук дәресе үтте. Чарада балалар «Бала хокуклары турында»гы Конвенция белән таныштылар; яшәүгә, исемгә, гаиләдәге тәрбиягә үз хокукларын белделәр. Катнашучылар мавыгулары һәм ялларын ничек үткәрүләре турында сөйләделәр, вазыйфалары турында белделәр, балалар хокукларын зурлар хокуклары белән чагыштырдылар. Укучылар «Домино», уенында үз ихтыяҗларының хокукларына туры килүен исбатладылар. «Юридик консультация» дип аталган уенда да өлкәннәр һәм балаларның хокуклары турындагы белемнәрен тирәнәйттеләр. |