Николай Сладковның урман серләре (6+)
17
Ноябрь 2017
Җомга
16 ноябрьдә экология елы кысаларында 17 нче балалар китапханәсендә Николай Сладков китаплары буенча фикер алышу булды. Укучылар табигать турында язучы Николай Сладков турында белделәр, аның китаплары белән таныштылар. Катнашучылар “Төньяктан көньякка таба” дигән китаптан өзек тыңладылар, илебезнең төрле табигый зоналар белән таныштылар, кошлар һәм хайваннар турында кызыклы фактлар белделәр. Балалар Николай Иванович әсәрләре буенча актив фикер алыштылар һәм табигатьне күзәткәндә очраган кызыклы күренешләр белән уртаклаштылар. Укучылар язучының китабыннан урман серләрен эзләделәр һәм аның төп серен – язучының табигатькә мәхәббәте икәнен аңладылар. Чара ахырында балалар һәркемнең әйләнә-тирә табигать өчен җаваплы булуына инандылар. |