Китапханәдә балалар өчен белем сәгате (0+)

DSCF4472
DSCF4525
DSCF4466

8 нче ноябрь көнне 17 нче балалар китапханәсендә «Барлык һөнәр бик мөһим, барлык һөнәр дә кирәк» дигән белем  сәгате үтте. 64 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр төрле  һөнәрләр белән таныштылар һәм аларның мөһимлеге турында белделәр. Балалар үзләренең хыяллары белән уртаклаштылар: табиб, ут сүндерүче, машина йөртүче, укытучы һәм хәтта галим булырга теләүләре турында әйттеләр.

Чара барышында балалар «Кем нәрсә эшли», «Бу нинди һөнәр иясе» уеннарында һәм конкурсларында катнашып, һөнәрләр турында табышмакларга җавап эзләп, үзләренең тапкырлык һәм зирәкләген күрсәттеләр.

Балалар әдәби викторинада К. Чуковскийның «Доктор Айболит» һәм  С. Михалковның «Степа абый – милиционер» әсәрләреннән өзекләр укыдылар, һөнәрләр турындагы  китапларны искә төшерделәр. Ахырдан балалар, бар һөнәр дә бик мөһим, бар һөнәр дә бик кирәк,  дигән нәтиҗәгә килделәр. Китапханә хезмәткәрләре үз эшеңнең остасы булу өчен яхшы укырга кирәклеген искәрттеләр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: