Осталар шәһәренә сәяхәт (6+)

DSCF4401
DSCF4407
DSCF4385
DSCF4377

1 ноябрьдә  17 нче китапханә мәктәп  яны лагеренда ял итүче  балалар өчен «Осталар шәһәре» нә сәяхәт оештырды. Китапханәчеләр  һөнәрләрнең күптөрлелеге һәм аларның кешеләр өчен әһәмияте турында мавыктыргыч итеп  сөйләделәр. Сәяхәт барышында балалар бик теләп табышмакларга җавап эзләделәр, хәрефләрдән хезмәт турында мәкальләр төзеделәр, «Китап геройларының  һөнәрләре» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр.  Катнашучыларга бигрәк тә  «Тылсымлы капчык»тагы әйберләрнең кайсы һөнәр иясенеке булуын ачыклау ошады.

Сәяхәт ахырында  укучылар  уеннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, киләчәктә кем  булырга теләүләре  турында сөйләделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: