«Китап безнең юлдашыбыз!» белем сәгате (6+)

DSCF4318
DSCF4328
DSCF4308
DSCF4321

27 октябрь көнне 17 нче китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен «Китап безнең юлдашыбыз!” дип аталган белем сәгате үткәрделәр. Чара барышында укучылар  мавыктыргыч китап  дөньясына эләктеләр: «җир асты патшалыгында» балалар тылсымлы сүзләр эзләделәр, «маҗаралар сараенда» әкият геройлары Белмәмеш, Буратино, чәчәкләр патшабикәсе Анни белән очраштылар; «детектив агентлыгында» әдәби геройларның серле юлламасын таптылар; ә көлке бүлмәсендә яраткан китап исемнәрен атадылар.

Тапкырлык, зирәклек, үзара дуслык, әдәби әсәрләргә мәхәббәт укучыларга китапханәдә табылган «борынгы кулъязманы» укырга ярдәм итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: