«Мин тормышны сайлыйм!» слайд-лекциясе (12+)
25
Октябрь 2017
Чәршәмбе
“ 25 октябрь көнне 1 нче китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен «Мин тормышны сайлыйм!» дигән слайд-лекция узды. Сәламәтлек – һәрбер кеше өчен иң кыйммәтле байлык. Чарада слайдлар ярдәмендә сәламәт тормыш, начар гадәтләр һәм спорт турында лекция укылды. Соңыннан укучыларга «Сәламәтлек турында 100 сорау» исемле викторина уздырылды. |