Марина Цветаева иҗатына багышланган әдәби кичә (18+)
25
Октябрь 2017
Чәршәмбе
25 октябрь көнне ГАУСО «ЦРИ «Изгелектә» 1 нче китапханә хезмәткәрләре М.И. Цветаеваның 125-еллык юбилеена багышланган әдәби кичә уздырдылар. Электрон презентация ярдәмендә китапханәче шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Кичәдә аның шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Язучы һәм тәрҗемәче М.Г. Сафин М. Цветаевага багышланган шигырьләрен укыды. |