Фәүзия Бәйрәмованың «Һиҗрәт» китабын тәкъдим итү кичәсе (12+)
25
Октябрь 2017
Чәршәмбе
26 октябрь көнне Чаллы шәһәренең М.Җәлил исемендәге үзәк китапханәсенең актлар залында язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың «Һиҗрәт» китабын тәкъдим итү кичәсе узачак. Кичәдә XX гасыр башында татар халкының тарихы, татар мәгърифәтчесе, галим Габдерәшит Ибрагимовның тормыш юлы һәм милләт өчен күрсәткән эшчәнлеге яктыртылачак. |