«Мин диңгез белән генә яшәдем…»: рәссам И.К. Айвазовскийның иҗаты буенча сәнгать сәгате (12+)
18
Октябрь 2017
Чәршәмбе
18 октябрьдә 1 нче китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен «Мин диңгез белән генә яшәдем…» дип исемләнгән сәнгать сәгате уздырды. Мероприятеның төп темасы – художник-маринист И. К. Айвазовскийның тормышы һәм иҗаты белән укучыларны таныштыру иде. Электорон презентация ярдәмендә китапханәче укучыларны рәссамның иҗаты, тормышындагы истәлекле вакыйгалар белән таныштырды, шулай ук Айвазовскийның рәсемнәре буенча видео-экскурсия уздырылды. |