«Альфред Нобель: легендалар һәм чынбарлык» (16+)
16
Октябрь 2017
Дүшәмбе
16 октябрь көнне үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре 22 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен «Альфред Нобель: легендалар һәм чынбарлык» дип исемләнгән чара үткәрде. Бу дәрестә укучылар күренекле галим, инженер һәм уйлап табучы Альфред Нобельнең тормышы һәм эшчәнлеге, төрле өлкәләрдә уйлап табылган хезмәтләре белән таныштылар, дөньяда иң дәрәҗәле Нобель исемендәге премия турында күпьяклы мәгълүмат алдылар. Чара «Альфред Нобель һәм Нобель премиясе лауреатлары» исемле электрон презентациясе белән алып барылды. |