Балалар өчен библиография көне үтте (6+)

12 нче октябрь көнне 17 нче  китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Кызыксынучы балаларга» дип исемләнгән библиография көне үтте. Китапханәче үзенең чыгышында укучыларны белешмә басмаларның төрләре: сүзлекләр, энциклопедияләр белән таныштырды һәм алардан файдаланырга өйрәтте.

Чарада балалар «Сүзлекләр безгә нинди ярдәм күрсәтә ала?», «Китап турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшер», «Кем күбрәк фразеологизмнарны искә төшерә ала» дигән бәйгеләрдә катнаштылар. «Белем – уңышка юл» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән белешмә басмаларны кулланып, укучылар сүзнең яки төшенчәнең мәгънәсен аңлаттылар, сорауларга дөрес җавап бирделәр. Һәрбер укучы үзе сайлаган сүзлек яки белешмә турында сөйләде.

Чарада катнашучылар дәрескә  әзерләнгәндә һәм доклад язганда белешмә басмалар  куллану  нәтиҗәле дигән фикергә килделәр.

Поделиться: