22 нче шәһәр китапханәсендә сәламәтлек дәресе узды (6+)

IMG_3069
IMG_3053
IMG_3071

28 нче сентябрь көнне 22 нче шәһәр китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Сәламәтлек илен эзләп» дип исемләнгән сәламәтлек дәресе узды.

Дәрес барышында укучылар сәламәт яшәү рәвеше турында кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алдылар. Шулай ук укучыларга спорт турында блиц-турнир сорауларына җавап табарга, сәламәт яшәү рәвеше турында язылган әдәби әсәрләрнең исемнәрен әйтергә тәкъдим ителде. Алар шулай ук шул темага багышланган мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларга җавап эзләделәр, спорт уеннарына багышланган викторинада катнаштылар. Катнашучыларга «Өй аптечкасы» исемле кроссвордны чишү бик ошады. Дәрес барышында балаларга дөрес җаваплары өчен сәламәтлекләрен ныгыту йөзеннән витаминнар таратылды. Сәламәтлек бит ул кеше өчен иң зур байлык.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: