Көзге яхшы эшләр атналыгы – яхшы эшләр эстафетасы (6+)
Билгеле булганча, бөтен республика буенча #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН хэштегы астында «Көзге яхшы эшләр атналыгы – яхшы эшләр эстафетасы» акциясе старт алды. Әлеге акция кысаларында 26 нчы сентябрь көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре инвалид балага ярдәм күрсәтү йөзеннән Ренат Рахимовның өенә бардылар. Бала һәм аның әнисе китапханәчеләр алып килгән татлы ризыкка һәм кызыксындыручан китапка бик шат булды. «Көзге яхшы эшләр атналыгы – яхшы эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында 27 нчы сентябрь көнне 8 нче балалар китапханәсе “Буревестник” яшьләр клубы белән берлектә “Китап – синең дустың!” дип исемләнгән китапханә сәгате уздырдылар. Китапханәчеләр балаларны кыскача китапның тарихы белән таныштырдылар, ә балалар исә китапханәчеләргә ярдәм йөзеннән китаплар ябыштырдылар. Барлыгы 20 дән артык китапка ремонт ясалды. |