«Галимҗан Баруди – милләт хезмәтчесе» (16+)
27
Сентябрь 2017
Чәршәмбе
27 нче сентябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсе 10 нчы сыйныф укучылары өчен күренекле мәгърифәтче, дин белгече һәм реформаторы, фәлсәфәче, педагог Галимҗан Барудиның тууына 160 еллыгына багышлап «Галимҗан Баруди – милләт хезмәтчесе» исеме астында телдән журнал үткәрде. Чарада укучылар электрон презентация аша Галимҗан Барудиның тормыш юлы, ул чыгарган уку китаплары, журналистик һәм педагогик эшчәнлеге, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, анда укып чыккан күренекле шәхесләр белән таныштылар. Ахырда укучылар арасында күренекле татар мәгьрифәтчеләренә багышланган викторина үткәрелде. Баруди Казанда, беренчеләрдән булып, үзенең шәхси китапханәсен ачучы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең нигез ташларын салучысы. |