Китапханәдә ачык ишекләр көне (6+)
27
Сентябрь 2017
Чәршәмбе
27 сентябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә ачык ишекләр көне узды. Әлеге чара кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар. Очрашу сорау-җавап рәвешендә барды. Танылган шагыйрә укучыларга үзенең матур шигырьләрен укыды, татар теле, әдәбият турында сөйләшү алып барды. Шигырь язуның кайбер нечкәлекләрен аңлатты. 1нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 20нче мәктәп укучылары шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичә ахырында язучының «Серле дөнья» дип аталган китабына нигезләнеп әзерләнгән мультфильм карадылар. |