«Терроризмга каршы»: телдән журнал (16+)

цдб 4.09.17 (5) — копия
цдб 4.09.17 (2) — копия
цдб 4.09.17 — копия

1 нче сентябрь көнне, Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре 22 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен «Бергәләп террорчылыкка каршы» дип исемләнгән телдән журнал үткәрде. Әлеге чара шәһәрдә үтүче «Экстремизмга – юк» исемле айлык кысаларында узды. Укучылар терроризм тарихи һәм сәяси күренеш икәнен һәм аның җәмгыятькә нинди йогынты ясавын белделәр.Алар соңгы елларда булып үткән террорчылык актларының хронологиясе белән таныштылар, дөньякүләм вакыйгаларны искә төшерделәр, террористларның рәхимсезлеге, кешелексезлеге турында белделәр. Алып баручы шулай ук укучыларны экстремаль хәлләр вакытында саклык чаралары, ничек итеп террористларның  корбаны булмау турында сөйләде. Чара «Терроризм – җәмгыятькә куркыныч яный» дигән электрон презентация белән бәйләнеп алып барылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: