Шигъри тамчылар

цдб 11.04.17 капель (8)
цдб 11.04.17 капель (7)
цдб 11.04.17 капель (6)
цдб 11.04.17 капель (5)
цдб 11.04.17 капель (4)
цдб 11.04.17 капель (3)
цдб 11.04.17 капель (2)
цдб 11.04.17 капель
цдб 11.04.17 капель (9)

Якты кояш нурлары, бәллүр тамчылары, талгын гына искән җылы җилләре белән туган ягыбызга яз килде. Җир-анабыз кышкы йокыдан уянды. Яз килүен бәйрәмгә тиңләргә була – чөнки тормыш дәвам итә, алда безне зур эшләр көтә. Балалар үзәк китапханәсендә инде быел алтынчы тапкыр узучы шигырь бәйгесе дә табигатьнең шушы гүзәл мизгеленә туры килә, исеме дә юкка гына “Шигъри тамчылар” дип аталмый. Кызлар һәм малайлар бу бәйгене көтеп алалар, тырышып әзерләнәләр.

Быелгы бәйге гүзәл табигатебезгә багышланган иде. Шунысы куанычлы, балалар Яр Чаллы шәһәре әдипләренең дә шигырьләрен бик теләп башкардылар. Шәһәрнең 29 мәктәбеннән барлыгы 57 бала катнашып, шуларның 26сы финалга чыкты. Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады. Чөнки һәр баланың чыгышы үзенчәлекле булып, мактауга лаек иде.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашкан кызлар һәм малайларга зур рәхмәт әйтеп, иҗади уңышлар теләп калабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: