Шигырь  бәйрәме «Җырдай моңлы туган телем»

20.02. гилязова
20.02 гилязова
20.02 гилязова (3)
20.02 гилязова (2)

Халыкара туган тел көненә багышлап Үзәк балалар китапханәсендә, Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Рушания Гыйләҗева белән очрашу кичәсе узды. Укучылар шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен укыдылар. Рушания Гыйләҗеваның тормышында булган кызыклы вакыйгалар һәм очрашулар, олуг әдибебез Аяз Гыйләҗев белән бүгенге кунагыбызның туганнар булуы, балаларда зур кызыксыну уятты. Кичә ахырында шагыйрә яңа шигырьләрен укыды, укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Соңыннан, Рушания Гыйләҗева, балаларга автограф белән үзенең яңа китапларын бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: