Китапханәдә китап тәкъдим итү кичәсе
23
Ноябрь 2016
Чәршәмбе
23 нче ноябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең актлар залында язучы Фәүзия Бәйрәмова иҗатына багышланган “Яна-яна киләчәккә китеп барам” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичә кунаклары Ф. Бәйрәмованың яңа дөнья күргән “Соңгы туранчы”, “Милләт тарихы” китаплары белән танышты. Очрашу барышында Фәүзия ханым әсәрләренең ничек язылу тарихын, андагы күтәргән төп проблемалар турында сөйләде. Кичә дәвамында язучы укучыларның бик күп кенә сорауларына җавап бирде. Язучы иҗатына багышланган кичә матур, тыныч мөгаләмәдә үтте. |