«Ялкын» журналы хезмәткәрләре белән очрашу
14
Ноябрь 2016
Дүшәмбе
12нче ноябрь көнне 12нче санлы татар китапханәсе белән берлектә 29нче гимназиядә “Ялкын” журналы хезмәткәрләре белән “Ялкын – балачак юлдашы” дигән очрашу үтте. Очрашуда баш мөхәррир Йолдыз Миңнуллина “Ялкын” журналы тарихын сөйләде, шигырьләр укыды, журнал битләрендә узачак әдәби конкурс белән таныштырды. Җаваплы сәркәтип Луиза Шарова журналның “Ачыш”, “Шәхес”, “Тәҗрибә”, ”Иҗат” рубрикалары белән таныштырды, рубрикалар буенча сораулар бирде, җиңүчеләргә бүләккә журналлар тапшырды. Кунакларның чыгышы журналның 92 еллык тарихын чагылдырган электрон презентация белән үрелеп барды. Укучылар Йолдыз Миңнуллинаның шигырьләрен укыдылар. Әлеге очрашу күңелләрдә җылы истәлек калдырды. Без ышанабыз, “Ялкын” җурналы киләчәктә дә милли – рухи тәрбия бирүдә, яшь буынга замана белән бергә атларга ярдәм итүдә әйдәп баручы булыр. |