Татар журналистлары белән түгәрәк өстәл

mir2
wp_20161102_12_39_22_pro
mir
wp_20161102_12_39_13_pro

2 нче  ноябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсендә татар журналистикасына багышланган «Йөрәкләрдә дөрләп учак янса» исемле түгәрәк өстәл үткәрелде. Чарада катнашучылар татар  вакытлы матбугатының  килеп чыгу тарихы, революциядән соңгы чордагы татар газета-журналлары, журналистлары белән таныштылар. Түгәрәк өстәлдә «Азатлык радиосы» журналисты Гафиулла Газиз, «Көмеш кыңгырау» журналисты Р.Гасыймова, Россия журналистлар берлеге әгъзасы, язучы Марс Яһудин, республика һәм Чаллы газеталарының актив хәбәрчесе Фаикъ Таҗиев  катнашты. Бүгенгәчә үзенең үткен каләме белән кыю мәкаләләр язучы Таҗиев Фаикъ абыйны хезмәттәшләре 75 яшьлек юбилее белән котладылар. Журналист Марс Яһудинның җөмһүриятебездә чыгып килүче татар газета-журналлары, аларның укучылар өчен ни дәрәҗәдә актуаль, кирәкле һәм кызыклы булуы турындагы чыгышы тыңлаучылар арасында кызыксыну, бәхәс уятты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: