«Бу дөнья – мәңгелек туудыр»: шагыйрә Сирень Якупованың 55 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә
28 октябрь көнне Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә «Бу дөнья – мәңгелек туудыр» исеме астында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе, шагыйрә Сирень Якупованың 55 яшьлек юбилее уңае белән әдәби музыкаль кичә үтте.
Кичә барышында алып баручы Роза Хәмидуллина шагыйрәнең тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге белән таныштырды. 1 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзрахманова, Татарстанның халык артисты Булат Салахов тарафыннан шагыйрәнең шигырьләре яңгырады. Шәһәребез язучылары Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Мансур Сафин, Әнвәр Шәрипов, Рәзинә Мөхияр, Амур Фәләх, Рахман Шәфигуллин, Рубис Зарипов, Марс Ягудин; Чаллы Педагогия университеты укытучы, филология фәннәре кандидатлары Л.Кашапова, Д.Сибгатуллина, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары шагыйрә С. Якупованы олуг бәйрәме белән котлап теләкләрен җиткерделәр. Кичә дәвамында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиләрә Имаметдинова, Айрат Сафаргалиннар тарафыннан яңгыраган җырлар юбилярга зур бүләк булды. Сирень Якупова үз чиратында тамашачыларга зур рәхмәтен әйтте, һәм яңа язган шигырьләрен укыды. |