«Бәхетле иҗат иясе»: талантлы язучы, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Факил Сафин белән очрашу

21 нче октябрь көнне 17 нче китапханәгә «Бәхетле иҗат иясе»  дип исемләнгән әдәби очрашуга талантлы язучы, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Факил Сафин килде.

DSCF2928
DSCF2929
DSCF2948
DSCF2957
DSCF2965
DSCF2975

Әлеге чара балалар чыгышы белән башланып китте. Балалар шагыйрьнең шук малай һәм кызлар турындагы шигырьләрен яттан сөйләделәр. Гараева Регина,  Хисамиева Элина, Шириязданова Еваның җырлары, Зайнетдинова Әдиләнең дәртле биюе яратып кабул ителде, алкышларга күмелде. Балалар шәһәребездә яшәп иҗат итүче Факил Сафин чыгышын  кызыксынып тыңладылар.Чарада туган ил, туган як төшенчәләренең кеше өчен нинди зур кыйммәт икәнлеге турында сүз алып барылды;  табигатьне саклауның әһәмияте  ассызыкланды.Кичәдә Факил абыйлары укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Балалар гадилеге, ихласлыгы, тирән эчтәлекле һәм шаян шигырьләре өчен яратып өлгергән шагыйрь абыйларына изге теләкләрен җиткерделәр. Очрашудан укучыларның туган телне, шигъриятне яратуына, шәһәребезнең күренекле язучылары иҗаты белән кызыксынуына сөенеп таралыштык.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: