8 нче балалар китапханәсендә «Әкиятләрдә була хикмәт» дип исемләнгән әдәби сәгать узды

14 октябрь көнне 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге китап укучылары өчен «Әкиятләрдә була хикмәт» дип исемләнгән әдәби сәгатъ уздырдылар.

IMG_0075
IMG_0073
IMG_0080

Чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Китапханәчеләр әзерләгән презентация ярдәме белән балалар татар халык әкиятләренең төрләре  белән якыннанрак таныштылар. Соңыннан балаларга «Өч кыз» һәм «Төлке белән Каз» әкиятләре тәкъдим ителде. Әлеге чара балаларда халык авыз иҗатына карата кызыксыну уятты. Алар әкият буенча фикер алышуда бик теләп катнаштылар. Әлеге әдәби сәгать татар халык әкиятләренең балаларны тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнүен күрсәтте, чөнки әлеге төр әкиятләр аркылы балалар яхшылыкны яманлыктан, дөреслекне ялганнан аерырга өйрәтәләр.

Ә вакыйгаларның тиз җәелеше, катнашучыларның аз санда булуы, ритмик яктан гади төзелеше, телнең образлылыгы, юморга бай булуы исә кече яшьтәге балалар өчен әкиятне гадәттән тыш кызыклы һәм аңлаешлы итәләр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: