Өлкәннәр көненә багышланган «Кеше гомерен саный мизгелләр!» кичәсе

WP_20161007_14_08_55_Pro
WP_20161007_14_16_12_Pro
WP_20161007_14_35_34_Pro
WP_20161007_14_45_06_Pro

7 нче октябрьдә 12 нче санлы татар китапханәсендә «Фикер» клубы  эшчәнлеге кысаларында Өлкәннәр көненә багышланган «Кеше гомерен  саный  мизгелләр!» исемле кичә үтте. Әлеге кичә барышында кунагыбыз Нәсимә Садыкова өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады, аларны үзе чыгарган «Фатиха» дини календаре белән таныштырды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Зөләйха Минһаҗева, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Зөлфия Нигманова үзләренең шигырьләрен укыды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиләрә Имаметдинованың гармунда уйнап җырлавына калган кунаклар да кушылды. Китапханә хезмәткәрләре чәй табыны оештырган иде. Бу кичә өлкәннәрнең күңеленә хуш килде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: