11 нче балалар китапханәсендә «Без әкият яратабыз» дип исемләнгән әдәби кичә узды

15 нче сентябрьдә 11 нче балалар китапханәсендә күренекле язучы Абдулла Алишның әкиятләренә багышланган «Без әкият яратабыз» дип исемләнгән театральләштерелгән әдәби кичә үткәрелде. Кичәгә балалар 69 нчы балалар бакчасыннан килделәр.

OLYMPUS DIGITAL CAMERA
DSC03144
DSC03132

Балаларның Абдулла Алиш әкиятләре буенча ясаган рәсемнәреннән, шулай ук язучының китапларыннан китап күргәзмәсе төзелде. Кичә, язучының кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан, презентация белән башланып китте. Икенче өлеш – А. Алишның иҗатына багышланды. Балалар үзләре ясаган рәсемнәре аша аның әкиятләрен искә төшерделәр һәм соңыннан бик теләп, җаваплары А. Алиш әкиятләре геройлары булган «Табышмак әйтәм, тап!» уенында катнаштылар. Балаларның «Сертотмас үрдәк» әкиятен сәхнәләштереп күрсәтүе кичәбезне тагын да җанландырды.

Кичә ахырында язучының әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар карау, балаларда Абдулла Алиш иҗатына зур кызыксыну уятты. Әдәби кичәбез балаларга бик охшады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: