«Ана йөрәге» әдәби кунакханәсе (18+)

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе – елның иң җылы көннәренең берсе – Әниләр көне. Бу көнне һәркем җир йөзендәге иң якын һәм кадерле кеше – әнигә күңел җылысын һәм кайгыртуын бүләк итәргә, хөрмәтен күрсәтергә тырыша. 24 ноябрьдә 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән берлектә «Ана йөрәге» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды.

smart
smart
image-24-11-26-03-50 (1)

Китапханәче һәр кеше тормышында әниләрнең нинди роль уйнавы, әлеге бәйрәмне төрле илләрдә бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре турында сөйләде, һәм шулай ук ана турында матур легенда укыды. 
Әниләр һәм әбиләр өчен дулкынландыргыч шигырьләр һәм җырлар башкарылды. Бәйрәм җылы һәм күңелле рухта узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: