«Башта йөзләгән фантазияләр» иҗат сәгате (6+)

21 ноябрьдә 10 нчы санлы китапханәдә «Китаплы яллар» проекты кысаларында чара узды. 
Чарада катнашучыларга фантазияләрен эшкә җигәргә һәм 29 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Әниләр көненә үз куллары белән әниләренә бүләккә нәрсә дә булса ясарга тәкъдим ителде. Бик күп идеяләр – открытка, аппликация ясарга, кәгазьдән, катыргыдан яки башка материаллардан кул эшләнмәсе әзерләргә дигән тәкъдимнәр яңгырады. 

10ф. Час творчества «Сто фантазий в голове». Творческий процесс
10ф. Час творчества «Сто фантазий в голове». Творческий процесс1
10ф. Час творчества «Сто фантазий в голове»
10ф. Час творчества «Сто фантазий в голове» . Участники мероприятия

Иң мөһиме — күзаллауларга ирек бирергә: мәсәлән, открыткага гадәти булмаган сюжет уйлап табарга, фантастик элементлар өстәргә яки әнине көтелмәгән образда сурәтләргә.
Балалар бик теләп үз әниләре өчен иҗат итте, һәм без әлеге открыткалар иң кадерле бүләк булыр дип ышанып калабыз, чөнки кулдан эшләнгән бүләк һәрвакыт кадерле.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: