«Әниләргә мәхәббәт белән» бәйрәм программасы (6+)

28 ноябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсе  балаларны әниләре белән бергә «Китаплы яллар» проекты кысаларында һәм Әниләр көне уңаеннан оештырылган «Әниләргә мәхәббәт белән» дигән бәйрәм программасына чакыра.

Көн программасында:

10.00 «Әни белән бергә» уен проограммасы. Кунакларны күңелле эстафеталар, интеллектуаль викториналар, кызык бәйгеләр көтә.
13.00  «Әнигә яхшы сүзләр әйтик» арт-мәйданчыгы. Балалар үз әниләренә мәхәббәтен рәсемнәрдә һәм котлауларда белдерә алачак.
15.00 «Тылсымлы ил» Үсеш үзәгеннән «Музыкаль гөлләмә» бәйрәм концерты. Яшь артистлар әниләр өчен үзләренең иң яхшы номерларын башкарачак. Һәр номер балалар иң төп тамашачыларга яратып тапшырачак зур бәйрәм гөлләмәсенең бер чәчәге сыман булачак.
Көн дәвамында «Минем әни иң яхшысы!» дигән китап күргәзмәсе эшләячәк.

Керү ирекле!

Адрес:Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты,61 (17/15)
Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 38-30-26

Поделиться: