«Китапханә юл күрсәткече» мәгълүмат көне (6+)

26 ноябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсе «Китапханә юл күрсәткече» дигән мәгълүмат көненә чакыра!
Көн программасында:
1. Яңа укучылар өчен махсус экскурсияләр!
Китапханәчеләр китапханәнең иң кызыклы почмакларын күрсәтәчәк, китапларның ничек саклануы һәм иң мавыктыргыч тарихларның кайда яшеренгәнлеге турында сөйләячәк.  
2. Электрон каталог һәм цифрлы чыганаклар белән танышу. «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе сайтында кирәкле китапны табарга һәм безнең китапханәнең электрон чыганакларын кулланырга өйрәтәчәкбез.      
3. 0+ залында «Укы, уйла, танып бел!» китап күргәзмәсе. Нәниләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иң матур һәм яхшы яңа китаплар: кызыксынучанлыкны үстерүче һәм кызыклы итеп әйләнә-тирә дөньяны өйрәнергә мөмкинлек бирүче энциклопедияләр, әкиятләр, тарихлар.
4. Гаилә белән уку залында «Укы – трендта бул!» дигән китап күргәзмәсе. Монда балалар һәм өлкәннәр өчен яңа китаплар, кытай һәм корея телләрен өйрәнү буенча әдәбият тәкъдим ителде.

Керү ирекле!
Адрес: Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 61 (17/15).

Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 38-30-26.

Поделиться: