«Мин – укучы!» багышлау-экскурсиясе (6+)

Ура! Ура! Ура! Көзге каникуллар вакытында 13 нче санлы китапханәдә уздырылган чаралар укучыларга шулкадәр ошады, алар бөтен сыйныф белән китапханәгә язылырга теләк белдерде. Һәм менә бүген 23 беренче сыйныф укучысы китапханәбез укучыларына әйләнде! Китап һәм китапханә белән озак дус булырга сүз бирделәр! Китапханәче экскурсиядә катнашучыларга китапханә кагыйдәләре турында сөйләде. Һәр катнашучы китап кыстыргычы алды, билгеле бер юлга үз исемен язып куйды. Кыстыргычның арткы ягында — китапны куллану кагыйдәләре язылган иде. 

13 ф. 19.11.26 Экскурсия Я -читатель 2
13 ф. 19.11.26 Экскурсия Я -читатель 3
13 ф. 19.11.26 Экскурсия Я читатель 4
13 ф. 19.11.26 Экскурсия Я -читатель 5
13 ф. 19.11.26 Экскурсия Я-читатель 1

Фанфара тавышы астында китапханәче һәр яңа укучының кулын каты итеп кысты! башкалар алкышлады. Һәр укучы үз кызыксчынулары буенча китап яки журнал сайлап алды. Кызлар «Белоснежка и семь гномов» кебек әкиятләрне һәм «Три кота» сериясеннән Карамелька турында китаплар алды. Ә малайлар зур машиналар, динозаврлар турында энциклопедияләр, «Тошка» һ.б. журналларга өстенлек бирде. Менә шундый вакыйга бизәде бүгенге көнебезне!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: