«Яңа ел могҗизасы: Кыш Бабайга хат язабыз» мастер-классы (6+)

17 ноябрьдә 6 нчы санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен Кыш бабайга хат язу һәм аны бизәү нигезләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән мастер-класс үткәрелде. Дәрес барышындәа теләкләрне дөрес итеп язу һәм үз уңышларыңны тасвирлауга игътибар бирелде. Мастер-класста катнашучылар үзләренең яхшы гамәлләрен, укуда уңышларын тасвирлау һәм киләсе елда тормышка ашырырга теләгән хыялларны дөрес итеп җиткерү өчен сүзләр сайлау күнекмәләрен үзләштерде.  

Пишем письмо Деду Морозу (1)
Пишем письмо Деду Морозу (2)
Пишем письмо Деду Морозу (3)

Китапханәче җитәкчелеге астында балалар, карандашлар һәм фломастерлар кулланып, энтузиазм белән үз хатларын язу белән шөгыльләнде. Китапханәче катнашучыларга Яңа елны бәйрәм итү гореф-гадәтләре турында мәгълүмат бирде һәм уникаль һәм истә калырлык хат язу буенча тәкъдимнәре белән уртаклашты. Мастер-класста катнашу нәтиҗәсендә һәр бала үз иҗади сәләтләрен үстереп кенә калмады, ә Кыш бабавйга хат язуның әһәмиятенә һәм җитдилегенә төшенде. Бу чара балаларда Яңа ел могҗизасы хисен булдырырга һәм мәдәни белемнәрне ныгытырга ярдәм итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: