«Тылсымлы Хогвартс дөньясы» интеллектуаль уены (12+)

17 ноябрьдә 8 нче санлы балалар китапханәсе укучылар өчен «Тылсымлы Хогвартс дөньясы» дигән интеллектуаль уен үткәрде.

1.20261117_100126
2.20261117_101503
3. 20261117_103425
4.17.11.26Интеллектуальная игра «Волшебный мир Хогвартса»

Чара кунаклары тылсымлы Хогвартс дөньясына кереп чумды! Уенда катнашучылар командаларга бүленде, капитаннар сайлады һәм «Бүлүче эшләпә», «Тылсым дәресләре», «Өч Тылсымчы турниры», «Квиддич» раундларында күптөрле биремнәр үтәде, анда балалар башваткычлар, кроссвордлар чиште, кызыклы викторина сорауларына җавап бирде һәм мавыктыргыч ярышларда белемнәрен күрсәтте. Барлык биремнәрне беренче булып башкарган һәм мөмкин кадәр күбрәк жетоннар җыйган команда җиңүче булды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: