Чаллы шәһәренең 400 еллыгына һәм беренче КАМАЗ йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуга багышланган «Чаллы сулышы» җыентыгын тәкъдим итү (12+)

Үзәк китапханәдә Чаллы шәһәренең әдәби тормышы өчен әһәмияте вакыйга  – «Чаллы сулышы» җыентыгын тәкъдир итү чарасы узачак. Басма шәһәрнең тарихи чорларын һәм КАМАЗ заводының елъязмасын чагылдырган лирик һәм патриотик шигырьләр, поэмаларны үз эченә алды. Китапка җирле авторларның гына түгел, ә республикабыз шагыйрьләренең дә әсәрләре кертелде  – аларның иҗаты туган якның  күләмле һәм җанлы образын тудыра.
Кичә программасында – шагыйрьләрнең чыгышлары: җыентыктан сайланма шигырьләр уку, бу шигъри юлларның тууы, илһам чыганаклары – шәһәрнең матур күренекле урыннары һәм вакыйгалары, туган шәһәргә буган матур хисләр турында авторларның чыгышлары. Мәйданчыкта Чаллы авторларының басмалары белән китап күргәзмәсе оештырылачак  – ул Яр Чаллының әдәби йөзен ачып салачак. 
Очрашу символик ишарә белән тәмамланачак: китаплар киң даирә укучыларга барып ирешсен өчен, шәһәр, мәктәп һәм Тукай районы китапханәләренә тапшырылачак. 

Поделиться: