«Чиксез дөньяда бергә» дуслык дәресе (6+)

16 ноябрьдә 5 нче санлы китапханәдә Халыкара толерантлык көненә багышланган «Чиксез дөньяда бергә» дигән дуслык дәресе узды. Балалар толерантлык сүзенең нәрсә аңлатуын белде: әлеге төшенчә, аның эмблемасы һәм кызгану, мәрхәмәтлелек, игелеклелек кебек төп сыйфатлары белән танышты. Аннан соң уен өлеше башланды. Викторинада укучылар башкаларны аңлый һәм ярдәм итә белүче әдәби геройларны искә төшерде. 

IMG_20261116_135904_226
IMG_20261116_140244_436
IMG_20261116_141519_912
IMG_20261116_142310_029
IMG_20261116_142941_696
IMG_20261116_143001_606

«Толерантлымы, әллә юкмы?» һәм «Мактау сүзләре» уеннарында яшь укучылар тапкырлык һәм игътибарлылык күрсәтте: һәркемдә яхшы якларны күрергә тырышты һәм бер-берсе турында мөмкин кадәр күбрәк яхшы сыйфатларны атады. «Толерантлык чәчәге» мастер-классы чараны йомгаклады: балалар тәкъдим ителгән карточкалардан мөһим сыйфатларны сайлады һәм аларны таҗларга беркетте. Чара азагында барысы бергә видеоклип карады һәм «Игелек юлы» җырын башкарды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: