«Фетнәдән яңарышка таба: Минин һәм Пожарский» патриотлык сәгате (12+)

11 ноябрьдә 23 нче санлы китапханә укучылар өчен «Фетнәдән яңарышка таба: Минин һәм Пожарский» дигән патриотлык сәгате уздырды.
Чара Болганчык еллар чорына җентекле тарихи күзәтүдән башланды. Китапханәче балаларга ике рус герое — староста Кузьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарскийларның батырлыгы турында сөйләде. Нәкъ менә аларның җитәкчелеге астында 1612 елның ноябрендә халык ополчениесе Кытай-шәһәрне, ә аннан соң Мәскәү Кирмәнен поляк интервентларыннан азат итә.
Минин һәм Пожарскийлар батырлыгы халык бердәмлеге һәм патриотлык символына әйләнә. Еракта калган шул еллар буыннарның өзлексез бәйләнеше аркасында гасырлар аша үтүче бергәлек, бердәм рухи кыйммәтләр һәм Ватанга мәхәббәтне чагылдыра!

2. 23ф. Патриотический час «От Смуты к возрождению Минин и Пожарский»(12 )
3. 23ф. Патриотический час «От Смуты к возрождению Минин и Пожарский»(12 )
1. 23ф. Патриотический час «От Смуты к возрождению Минин и Пожарский»(12 )

Чара дәвамында матур слайд-презентация, үткәннәр картинасын күрсәтергә ярдәм иткән «Минин һәм Пожарский» видеоролигы эшләп торды. Китап күргәзмәсе балаларга шул чор тарихы белән таныштыручы китапларны тәкъдим итте. 
Очрашу азагында укучылар, «Россия — Ватаным минем!» мавыктыргыч тарихи викторинасы сорауларына җавап биреп, алган белемнәрен ныгытты, һәм шулай ук патриот булуның нәрсә аңлатуы һәм ни өчен бүген тынычлыкта һәм татулыкта яшәүнең шулкадәр мөһим булуы, ата-бабаларыбызның берләшеп кенә дошманны җиңүгә ирешә алуы, һәм бүген без Россияне сакларга һәм якларга тиешлегебез, чөнки безнең көчнең бердәмлектә булуы турында фикер алышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: