«Җиңү байрагы астында!» шәһәркүләм патриотлык фестивале (6+)

18 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр 10 нчы санлы китапханә «Җиңү байрагы астында!» дигән шәһәркүләм патриотлык фестиваленә чакыра.
Фестиваль 11 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар өчен күптөрле программа тәкъдим итә:
18 ноябрь
11.00 «Әдәби юллардан батырлыкка» әдәби викторинасы
Бөек Ватан сугышы турында тарихка һәм әдәбиятка багышланган сорауларга җавап бирегез. 
13.00 «Онытырга ярамый! Укыйм — димәк хәтерлим!» флешмобы (ачык патриотлык микрофоны)
Үзегез яраткан авторларның сугыш турында шигырьләрен укыгыз. 
14.00 «Патриотлык темасына открытка» мастер-классы
Синең открытка — Ватан турында синең тарихың. Шаблоннар эзләмәгез: Сезнең өчен мөһим булган мәгънә белән үз открыткагызны ясагыз. 

19 ноябрь
11.00 «Хәтер сугыш турындагы китапларда» әдәби квесты
Бөек Ватан сугышы турында әдәбият белән бәйле биремнәр башкарып, берничә этап үтегез. 
14.00 «Кызыл канәфер – Җиңү символы» мастер-классы
Ни өчен кызыл канәфернең Җиңү символына әйләнүен белегез. Үз кулларыгыз белән канәфер чәчәген ясагыз һәм үз илегез тарихы белән шәхси бәйләнешегезне тоегыз.
13.00 Ветеран, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Нусратов Тимур Эдуард улы белән очрашу.
Махсус хәрби операция ветераны, Чаллы шәһәренең «Махсус хәрби операция ветераннарының Шәһәр Советы» Ассоциациясе рәисе урынбасарының Украина территориясендә тынычлык урнаштыру буенча махсус операция, хезмәттәшләренең, солдатларыбызның батырлыклары, Ватанны саклау турында  турында сөйләгәннәрен тыңлагыз.
14.00 «Хәтер сугыш турындагы китапларда» шәһәркүләм иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү.
«Китап хәтерендә сугыш мизгелләре» күргәзмәсе, чарага килүчеләр игътибарына Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта һәм тылда совет кешеләренең фидакарь батырлыгы һәм геройлыгы турында китапларны тәкъдим итеп, фестиваль дәвамында эшләячәк. 

Белешмәләр өчен телефон 8(8552)70-38-08.

Поделиться: