«Песнәкләр көне» мәгълүмати-уен программасы (6+)

7 ноябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Китаплы яллар» проекты кысаларында «Песнәкләр көне» дигән мәгълүмати-уен программасы уздырылды.
Чара безнең якларда кышлаучы канатлы дусларга багышланды. Җирне кар каплагач, песнәкләр, чыпчыклар, кыәылтүшләр һәм башка кышлаучы кошлар аеруча кеше кайгыртуына һәм ярдәменә мохтаҗ. 
Программа кошларның ничек кышлавы турындагы видеороликны караудан башланды. Аның аша балалар кошларның зәмһәрир суыкларда исән калу өчен нинди гаҗәеп ысуллар куллануы, җилдән ничек качулары һәм кырыс шартларда нәрсә белән тукланулары турында белде. Аннан соң викторина үткәрелде, аның сорауларына балалар зур кызыксыну белән һәм дустанә җавап бирде, кошларның гадәтләре турында яхшы белемнәрен күрсәтте. Шулай ук укучылар күзләрен каплаган килеш песнәк рәсемен ясап карады. 

IMG20261107130345
IMG20261107131114
IMG20261107131140
IMG20261107131939
IMG20261107132311

Китапханәче белән җанлы әңгәмә барышында катнашучылар кошларның суык төннәрне ничек уздыруы, шәһәрдә аларны нинди күзгә күренми торган куркынычлар саклап торуы һәм кышын җимлекләрне даими тулыландырып торуның ни өчен мөһим булуы кебек җитди мәсьәләләр турында фикер алышты. 
Хәзер балалар кошларны ачлыктан коткаруның катлаулы түгеллеген белә: гади генә җимлек ясарга һәм анда кыздырылмаган көнбагыш төшләре, тозламаган терлек мае яки киптерелгән җимешләр салып торырга онытмау да җитә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: