«Тормышыбызның төп законы» хокукый уены (12+)

5 ноябрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Татарстан Республикасының Конституция көнен бәйрәм итүгә багышланган чарага чакырды.

10ф. «Основной закон нашей жизни»1
10ф. «Основной закон нашей жизни»2 (1)

Чара башында китапханәче катнашучыларны Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителү тарихы белән таныштырды, республика һәм ил тормышында аның әһәмияте турында сөйләде. Республиканың төп документында күрсәтелгән төп хокуклар һәм гражданнар вазифаларына аерым игътибар бирелде. 
Аннан соң укучылар, командаларга бүленеп, Конституциядәге гражданнар, сәяси, икътисади, социаль һәм мәдәни хокуклар, шулай ук республиканың дәүләт символлары турындагы сорауларга җавап биреп, алган белемнәрен ныгыта алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: