«Йолдызлы күк серләре» танып белү-уен программасы (6+)

5 ноябрьдә 11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Йолдызлы күк серләре» дигән танып белү-уен программасы узды. Иксез-чиксез һәм серле космоска тартылучы яшь эзләнүчеләр онытылмас космик сәяхәт кылды. 
Балалар «Очышлар буенча инструктор» белән мультимедиалы презентация буенча космосны үзләштерү тарихын белде, ракета «ясады», космик табышмаклар чиште. Әмма әкиятләрдән башка булмый. Белмәмешне эзләп, балалар өлкән «бортта озата баручы» – Убырлы Карчык белән хыялдагы ракетада Кояш системасын планеталарында булды. Бик кызыклы булды! Яшь космонавтларны мавыктыргыч бәйгеләр көтте, алар бик теләп йолдызлы табышмакларны чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Музыкаль өзекләр бергәләп «очыш»ка бәйрәм рухы һәм әһәмиятлелек өстәде. 
Балалар нинди дә булса яңа нәрсәләр белергә ярата, аеруча ул чын-чынлап хыялларны да үз эченә алса. Чара белемнәргә бай, кызыклы килеп чыкты һәм ул балалар күңелендә озак сакланыр дип ышанып калабыз.

 

Поделиться: