«Халыклар бердәмлегендә Россиянең бар көче» тарихи-патриотик сәгате (12+)

3 ноябрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тарихи-патриотик сәгатькә чакырды.
«Бер ил, бер гаилә, бер Россия!» — әлеге сүзләр 4 ноябрьне барыннан да бигрәк характерлый. 

10ф. Историко-патриотический час «В единстве народа вся сила России». Отвечаем на видео вопрос
10ф. Историко-патриотический час «В единстве народа вся сила России». смотрим отрывки из кинофильма
10ф. Историко-патриотический час «В единстве народа вся сила России»

Китапханә хезмәткәрләре чарада катнашучыларны бәйрәм барлыкка килүгә сәбәп булган вакыйгалар, Россия тарихының әһәмиятле битләре, аны тудырган һәм дәһшәтле сәгатьтә саклап калган кешеләр белән таныштырды. Укучылар халык ополчениесе белән җитәкчелек иткән Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский, Кострома крестьяны Иван Сусанинның батырлыгы турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белде. 
Чара азагында балалар тарихны һәм дәүләт символларын белүгә «Минем яраткан Россиям» викторинасында катнашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: