«Бар заманнар өчен батырлык һәм фидакарьлек» тарихи-танып белү сәгате (12+)

2 ноябрьlдә көзге каникуллар вакытында урта мәктәп яшендәге балалар өчен 15 нче санлы китапханә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Бар заманнар өчен батырлык һәм фидакарьлек» дигән тарихи-танып белү сәгате үткәрде. 
Чара Россиянең дәүләт символикасы турында сөйләүдән башланды, аның аша балалар бу символларның тасвирламасы ук без горурланыргша тиешле күпгасырлык бай тарихы бөлгавн илнең бөеклеге турында сөйләвен аңлады. Бердәмлек, халыкларның берләшүе — Россиянең көче менә нәрсәдә.

IMG_20261023_090351
IMG_20261023_092642
IMG_20261023_093501

Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме тарихы белән яшүсмерләр тарих тәгәрәмәче ярдәмендә танышты, ул аларны бөек Русия заманнарына алып кереп китте һәм борынгы чорларның геройларын – Россия тарихына зур өлеш керткән Дмитрий Пожарский, Кузьма Минин һ.б.ларны искә төшерергә ярдәм итте. Ә К. Рылеевның «Иван Сусанин» поэмасыннан өзекне сәхнәләштереп күрсәтү Иван Сусанинның үз Ватаны өчен күрсәткән батырлыгының тирәнлеген тоярга ярдәм итте. «Болганчык еллар шәхесләре» бәйгесендә кызлар һәм малайлар тасвирлаган буенча шул чордагы танылган әһелләрне танып белде, бу исә аларны геройлар берләшеп, илне саклаган, аның киләчәк яңарышын мөмкин иткән вакытка тагын да ныграк якынайтты. «Эрудитлар спринты» викторинасы алган белемнәрне кабатларга һәм ныгытырга ярдәм итте, анда балалар тәкъдим ителгән җаваплар арасыннан дөресен сайлады. 
Чара Россия Федерациясе гимнын бергәләп башкару белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: