«Башваткычлар дөньясында» интеллектуаль уены (12+)

31 октябрьдә 5 нче санлы китапханәдә «Китаплы яллар» проекты кысаларында укучылар өчен «Башваткычлар дөньясында» дигән интеллектуаль уен узды. Чара борынгы заманнарда табышмакларның барлыкка килү тарихы турында сөйләүдән башланды. Катнашучылар, беренче табышмакларның ничек барлыкка килүе һәм кайсы акыл ияләре, уйлап табучыларның әлеге интеллектуаль сәнгатьнең башында торуы турында белү өчен, үткәннәргә кереп чумды. Борынгы ребуслардан алып катлаулы логик биремнәргә кадәр — башваткычлар үсешенең һәр этабы кешенең уйлап табучанлыгы һәм белемгә омтылуы нәтиҗәсе. 

IMG_20261021_130718_083
IMG_20261021_130726_399
IMG_20261021_131003_093
IMG_20261021_131145_777
IMG_20261021_132736_082
IMG_20261021_133729_366

Балалар исемнәре мәңгегә тарихка язып куелган бөек башваткыч осталары белән танышты. Алар бүгенге көнгә кадәр сере чишелмәгән Войнич манускрипты, Санкт-Петербургтагы «МузеУм» башваткычлар музее, һәм шулай ук Халыкара башваткычлар көнен бәйрәм итү турында белде. Катнашучылар өчен махсус сайланган биремнәр әзерләнде: табышмаклар, кроссвордлар, сканвордлар, ребуслар һәм логик биремнәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: