«Планетаны зәңгәрсу һәм яшел итеп саклыйк» гамәли дәресе (6+)

28 октябрьдә 12 нче санлы китапханә «Планетаны зәңгәрсу һәм яшел итеп саклыйк» дигән гамәли дәрес үткәрде. Чарада катнашучылар кешенең намуссыз эшчәнлеге нәтиҗәсендә килеп чыгучы экологик проблемалар белән танышты: болар –  су һәм һаваның пычрануы, урман һәм сулыкларда чүп ташлау, агачларны кисү һәм законсыз аучылык. Җирнең һәр кешесе ничек булса да әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясый. Укучылар әйләнә-тирә мохитнең кеше эшчәнлеге белән бәйле, пычрану һәм авырулар китереп чыгаручы үзгәрешләре турында фикер алышты һәм «Туган як кошларын саклыйк» дигән интеллектуаль-күңел ачу уенында катнашты.

Поделиться: